На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Васил Шәйхразыев: «Татар-информ» агентлыгы – татарның киләчәген кайгыртучы рухи маяк

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллык юбилее белән тәбрикләде.

«Бөтендөнья татар конгрессы «Татар-информ» агентлыгы белән инде 33 ел дәвамында кулга-кул тотынып, нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бара. Агентлык конгресс эшчәнлеген, дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезнең яңалыкларын даими яктыртып килә.

«Татар-информ» — татар дөньясында яшәүче һәрбер татар кешесе өчен ышанычлы мәгълүмат чыганагы, милләтебезне берләштерүче рухи күпер булып хезмәт итә», – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Ул, агентлык башкарган хезмәт нәтиҗәсендә, милләттәшләребезнең татарлар тормышындагы яңалыкларны белеп баруын искәртте. «Милли тормышның әһәмиятле вакыйгаларын, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген, зыялыларыбыз фикерен, яшьләр хәрәкәтен — барысын да халыкка җиткерәсез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!» – дип мөрәҗәгать итте вице-премьер «Татар-информ» агентлыгы хезмәткәрләренә.

Васил Шәйхразыев «Татар информ» агентлыгының татар телендә оператив, ышанычлы һәм профессиональ яңалыклар таратучы, мәгълүмати киңлектә үз урынын тапкан абруйлы чыганакка әверелгәнен ассызыклады.

«Бүгенге көндә дә сез, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәләп, заман сулышын тоеп, төгәллек, объективлык, халык мәнфәгатен беренче урынга кую кебек принципларга тугры калып эшлисез. Сезнең хезмәт — ул тарихны теркәү, милләтебезнең тормышын чагылдырып бару, татар телен саклап калу юлында зур бер казаныш. «Татар-информ» – ул мәгълүмат кына бирүче түгел, ул милли үзаңны ныгыту, татар халкының киләчәген кайгыртучы рухи маяк. Агентлыкта эшләүчеләр – журналистлар, мөхәррирләр, операторлар, техник белгечләр – барысы да бу изге эшкә үз өлешен кертә», – дип әйтте Милли шура рәисе.

«Хөрмәтле хезмәткәрләр! Сезгә ныклы сәламәтлек, иҗади күтәренкелек, яңадан-яңа казанышлар телим! Һәрвакыт халык ышанычын аклагыз, милләтебез өчен җан атып эшләүегезне дәвам итегез. Татар халкының рухын дөньяга таныту юнәлешендәге хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Бөтендөнья татар конгрессы һәрвакыт сезнең белән!» – дигән теләкләрен җиткерде Васил Шәйхразыев.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх