На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казанда сайлау участокларында ярминкә була

8 сентябрьдә казанлылар сайлау участокларында азык-төлек һәм көнкүреш химиясен сатып ала алачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Продукция ваклап сату бәяләреннән 5-20 процентка түбәнрәк бәядән сатылачак.

Участокларга барлыгы 200 тоннага якын продукция, шул исәптән карабодай, макарон, он, шикәр комы, куертылган сөт, тушенка, көнбагыш мае, чәй һәм башка товарлар кайтарылачак.

Моннан тыш, элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, сайлау көнендә участокларда гриппка каршы вакцинация үткәреләчәк.

Татарстан VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә уза.

50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы округлар буенча сайлыйлар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе «Яңа кешеләр», «ЛДПР - Россия Либераль-демократик партия», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Коммунистик партиясе» сәяси партияләре исемлеген теркәде.

100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.

Ссылка на первоисточник
наверх