На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Казанда 2,6 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре һәм тол хатыннарны да кертеп, 2634 ветеран яши. Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан шәһәрдә сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашкан 59 фронтовикка аерым игътибар биреләчәк, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәр Думасы сессиясендә.

Сәгыйтова сүзләренчә, ветераннарга ярдәм итү – ул медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү, шулай ук бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләүләрне үз эченә алган көндәлек эш. Быел фронтовиклар, аларның тол хатыннары һәм концлагерьларның элеккеге тоткыннары өчен федераль түләүләр 80 мең сум тәшкил итәчәк. Тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарның башка категорияләре 55әр мең сум акча алачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән төбәк түләүләре дә каралган. Сугышта катнашучылар, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр һәм концлагерьларның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары - 50 мең, ә тыл хезмәтчәннәре һәм тол хатыннар 10 мең сум алачак. Ветераннарны мэриядән символик бүләкләр дә көтә. Медальләр һәм бүләкләр шәһәр башлыгы Илсур Метшин, Башкарма комитет хезмәткәрләре, район җитәкчеләре, активистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары катнашында тапшырылачак.

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Моннан тыш, 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх