На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...
  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...

Татарстанның Петербургтагы даими вәкиллеге 100 яшьлек ветеранны юбилее белән котлады

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов фронтовик, ветеран Рәис Тимербаевны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Юбилярны Санкт-Петербург шәһәре администрациясе дә котлады һәм Россия Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы тапшырды.

Шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та котлау юллаган. Бу хакта Татарстан вәкиллеге хәбәр итә.

Рәис Тимербаев балалайкада оста уйный, рус, татар һәм башкорт җырларын башкара.

Рәис Тимербаев 1925 елның 12 гыйнварында Башкортстанда туган. 1943 елның мартында Орск шәһәренә укуга чакырыла, анда авиация училищесында укый һәм шуннан 3 нче Белоруссия фронтына җибәрелә. Сугышны Кенигсбергта (хәзер – Калининград) тәмамлый. Сугыштан соң Гатчинада, Одессада, Славут һәм Луцк шәһәрләрендә хезмәтен дәвам итә. 2000 еллар башында Санкт-Петербургка кайтып урнаша, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх