На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстан халыкның керем дәрәҗәсе буенча Россиядә унберенче урында

Татарстан 2024 елда халыкның керем дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында унберенче урынны яулады. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итә.

Шул ук вакытта төбәктә ярлылык чигендә булган халык 4,6 процентны тәшкил итә. Бу күрсәткеч бер ел эчендә 0,4 процентка кимегән.

Рейтингның лидеры – Ямал-Ненец автономияле округы.

Биредә халык кеременең фиксацияләнгән товарлар һәм хезмәт тупланмасына нисбәте 3,96 тәшкил итә. Икенче урында – Ненец автономияле округы (3,45), ә өченчедә – Чукотка автономияле округы (2,89).

Соңгы урыннарда Карачай-Черкесия һәм Ингушетия тора, биредә халыкның кереме 1,1 фиксацияләнгән тупланма алырлык мөмкинлек бирә. Карачай-Черкесиядә халыкның ярлылык чигендә көн күрүче өлеше 20,6 процент, ә Ингушетиядә 27,7 процентны тәшкил итә.

Ссылка на первоисточник
наверх