На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Менделеевскидан махсус хәрби операциягә 20 тонна ярдәм җибәргәннәр

Менделеевск үзәк мәйданыннан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен 20 тонна авырлыктагы ярдәм партиясе җибәрелде.

Йөк составына «УАЗ» һәм «Нива» автомобильләре, өч мотоцикл, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, дронга каршы одеяллар, медикаментлар, эчә торган су, мендәрләр, төргәкле азык-төлек продуктлары, коры ашлар, шулай ук 9 майга посылкалар кергән.

Йөкне җыюда һәм формалаштыруда эшмәкәрләр, оешма коллективлары, инициатив төркемнәр һәм район кешеләре катнашты.

Тантаналы озатуда ТР Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров, махсус операция ветераннары, волонтерлар, «Яшьармиячеләр» активистлары һәм предприятиеләр вәкилләре катнашты.

Хәрбиләргә ярдәм итүдә актив катнашканнары өчен район башлыгыннан Фармаил Гасанов, шулай ук техник хезмәт күрсәтү станциясе коллективы Рәхмәт хатлары алды.

Администрациядә ассызыклаганча, мондый инициативалар дәвам итәчәк.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли.

4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.

Фото: ТР Менделеевск районы матбугат хезмәте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх