На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада 1,5 мең башка исәпләнгән яңа сөтчелек комплексын карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарада 1500 башка исәпләнгән яңа сөтчелек комплексында булды.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, әлеге объект автоматлаштырылган саву залын үз эченә ала. Анда бер үк вакытта 50гә якын сыерга хезмәт күрсәтелә. Хәзерге вакытта комплекста барлыгы 1337 баш терлек исәпләнә, 2024 ел ахырында исә аларның санын 1500 башка җиткерергә телиләр.

Әлеге комплекста көн саен 23 тонна сөт җитештерелә, киләчәктә бу күләмне 44 тоннага җиткерергә ниятлиләр. Бер сыердан тәүлегенә уртача 33,3 литр сөт савып алына.

Кукмара сөтчелек комплексының үз җирләре юк, терлекләрне ашату азык үзәге аша оештырылган.

Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов 5 июльдә Кукмара районына эш сәфәре белән килде. Татарстан Рәисе «Сосенка» сәламәтләндерү-ял учреждениесе»ндә булырга өлгерде инде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх