На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артисты Илдар Абдразаков программасында катнашты

2 апрельдә Санкт-Петербургта Илдар Абдразаковның VIII Халыкара музыка фестивале белем бирү программасы башланды. Бу көннәрдә Елена Образцованың Халыкара музыка академиясендә онлайн-сайлап алуны үткән башкаручылар өчен ике көнлек мастер-класслар программасы уза, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Программада беренчеләрдән булып катнашучылар арасында Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры артисты Айтуган Вәлмөхәммәтов та бар иде.

Яшь җырчы Әлфия Низаметдинова сыйныфы буенча Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган, аннары Казан консерваториясендә профессор Зилә Сөнгатуллинада укыган. 2018-2020 елларда Галина Вишневскаяның Опера җыры үзәгендә стажировка узган (профессор Анатолий Лошак сыйныфы).

Илдар Абдразаковның белем бирү программасына 300дән артык дәгъвачы арасыннан 9 яшь артист сайлап алынган, алар хәзер күренекле җырчыдан дәресләр ала. Мастер-класслар тамашачылар белән ачык форматта уза.

Илдар Абдразаковның VIII Халыкара музыка фестиваленең концерт өлеше 19-28 сентябрьдә узачак. Быел фестивальнең географиясе Россиянең Ерак Көнчыгышын колачлый. Программа Владивостокта башлана, аннары фестиваль Уссурийск, Находка, Көньяк Сахалин шәһәрләрендә дәвам итәчәк һәм Петропавловск-Камчатскида тәмамланачак.

Ссылка на первоисточник
наверх