На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районында көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышуда катнашты

Ютазы районына Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы дин әһелләре хәзерге көн кадагында булган мәсьәләләр буенча фикер алышуга җыелды. Бу хакта «Ютазы таңы» сайтында Роза Әхмәдиева хәбәр итә.

«Без барыбыз да махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын телибез, һәм бу әлбәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында булсын иде», диде Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.

Дин әһелләрнең районыбызга эш сәфәре Урыссу бистәсенең үзәк мәчетеннән башланды. Биредә Ютазы районы мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин дин кардәшләренә мөрәҗәгать итеп, яу кырындагы якташларыбызга догалар укып, гуманитар йөкләр туплауда-озатуда ярдәм күрсәтүне сорады.

Бу җыенны Урыссуның «Мәхмүт» мәчете имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин Коръәннән изге сүрәләр уку белән ачып җибәрде. Камил хәзрәт Сәмигуллин, Коръән аятьләренең берсен укып, аятьнең күпмедер дәрәҗәдә тормыштагы хәл-вакыйгаларны тасвирлавын һәм аларның асылы турында Коръәннең безне уйланырга өндәвен билгеләп үтте. Шушы вакытта безнең район һәр катнашучының фикерен белдерә торган мәйданчыкка әверелде.

Җыенның эше Урыссу гимназиясендә дәвам итте, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә район җитәкчелеге, христиан һәм ислам дине әһелләре белән берлектә ярдәм итү мәсьәләләре күтәрелде.

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җыен эшенә әһәмият бирде һәм махсус хәрби операциягә бәйле вакыйгалар район җитәкчелеге белән тыгыз хезмәттәшлек итеп муниципалитет алдында торган күп кенә бурычларны хәл итүчеләргә рәхмәт белдерде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх