Яңа Чишмә районының Зирекле авылында волейбол ярышы үткәргәннәр. Ул «Күрше» проектының бер чарасы буларак оештырылган.
«Безнең авылда волейбол бик популяр. Уйладык та, урамнар арасында волейбол ярышы оештырдык. Максатыбыз спортны популярлаштыру гына түгел, кешеләрне берләштерү, дуслаштыру иде», диде «Аҗаган» үсмерләр клубында эшләүче Румия Нуриева.
Оештыручылар абыйле-сеңелле Румия һәм Раил Нуривлар, Айсинә Нуриева, Ирек Вәлиев әлеге проект турында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында сөйләделәр.
Ир-ат һәм хатын-кызлардан дүртәр команда җыелган. Иң өлкән катнашучыга 67 яшь булган. Җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерләнгән.
«Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонына килгән кунаклар Татарстанны яратулары, аның бай тарихлы, яхшы икътисадлы регион булуына басым ясадылар.
- Бүген «Яңа гасыр» телеканалында 14 сәгатьлек телемарафон бара. Ул 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Студиягә җәмәгать, сәясәт эшлеклеләре, җырчылар, хезмәт династияләре, «Күрше фест» проектында катнашучылар һәм башкалар килә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии