На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...
  • leonid
    Моя твоя не понимает. Переводите на русский.Россия Герое Рәси...
  • Михаил Васильев
    У нас государственный язык русский!Усманов Икътисади...

БРИКС+ илләре спорт министрлары Җиңү паркындагы мемориалга чәчәкләр салды

Хәтер һәм кайгы көнендә БРИКС+ илләре спорт министрлары Казанның Җиңү паркындагы Дан мемориалы колоннадасы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Россия спорт министры Михаил Дегтярев чит ил кунакларына Мәңгелек ут символизмы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм фашистлар агрессиясе корбаны булган тыныч гражданнар истәлегенә куелган мемориаллар хакында сөйләде.

Ул шулай ук коллегаларына Җиңү паркы территориясендәге хәрби техника күргәзмәсен дә күрсәтте.

Искәртеп узабыз, бүген Казанда БРИКС илләре спорт ведомстволары башлыкларының очрашуы булды. Анда катнашучылар спорт өлкәсендәге хезмәттәшлекнең перспективалары хакында фикер алышты. Чарада Бразилия, Һиндстан, Иран, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эфиопия һәм Көньяк Африка министрлары катнашты.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх