На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Мөхәммәтшин Чаллыда ремонт ясалган спорт мәктәбен карады

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыга эшлекле сәфәре вакытында шәһәрнең социаль объектларын һәм инфраструктурасын карады. Шуларның берсе – быел җәй азагында капиталь ремонт ясалган 11 номерлы спорт мәктәбе.

«Мин бүген бик рәхәтләнеп тагын бер тапкыр Чаллы шәһәренә, мондагы тормышка чумдым.

Шәһәр җыештырылган, чиста, матур, ремонт ясалган йортлар күп, парклар яхшы. Ә бүген махсуслаштырылган волейбол спорт залына ремонт ясалу – безнең өчен зур вакыйга», — дип белдерде Мөхәммәтшин.

Татарстанның волейбол буенча ирләр һәм хатын-кызлар җыелма командалары быел Россиядә беренче урыннарны яулады, дип билгеләп үтте ул. Республика башкаласында гына түгел, төбәкнең шәһәр һәм районнарында да уңыш күрсәтәләр, дип өстәде Мөхәммәтшин.

«Нигез республиканың шәһәр һәм районнарында салына, биредә яшьләргә игътибар зур. Чаллыда 90 команда. Кыз һәм малайлардан торган 90 команда буш вакытларын волейбол белән шөгыльләнеп уздыра», - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Аның сүзләренчә, бу бүгенге һәм иртәгәге көнгә яшь буын белән эшләү. «Бу яктан әнә шулай эшләргә кирәк. Моны шәһәр халкы да билгеләп үтә», - дип йомгаклады Мөхәммәтшин.

Чаллыдагы спорт мәктәбе 1983 елда ук төзелгән, капиталь ремонт ясала башлаганда ул бик начар хәлдә була. Бинаны ремонтлау өчен эшчеләргә мәктәпнең ян диварларын җимерергә, керү урынын, эчке бүлмәләрне реконструкцияләргә һәм яңа җиһазлар сатып алырга туры килгән.

Капиталь ремонт өч этапта үткәрелгән. Реконструкциягә юнәлтелгән акчаларның гомуми суммасы 137 миллион сумнан артык.

Хәзер яңартылган бинада 505 бала волейбол белән шөгыльләнә ала.

Ссылка на первоисточник
наверх