Татарстанда хезмәткә түләү фонды Россиядәге һәм Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткечкә караганда күпкә тизрәк үсә. Мондый мәгълүматларны «Саклык банкы» гаммәви акционерлык җәмгыятенең Финанс аналитикасы үзәге җитәкчесе Михаил Матовников Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган лекциягә презентациядә тәкъдим итте.
Татарстанда хезмәткә түләү фонды күләме 2024 елның IV кварталында 339 миллиард сум тәшкил итте. 2021 елның IV кварталы белән чагыштырганда ул 80,0 процентка арткан.
Шул ук вакытта Россиядә хезмәткә түләү фонды үсеше шул ук өч елда 60,2 процент, ә Идел буе федераль округында 62,6 процент тәшкил иткән.
Республикада хезмәткә түләү фонды үсешендә мөһим фактор булып мәшгульлек дәрәҗәсе арту тора. Татарстанда хезмәткә түләү фонды әлеге фактор ярдәмендә 7,6 процентка, ә уртача хезмәт хакы арту нәтиҗәсендә 72,1 процентка арткан. Калган 0,3 процент үсешне башка факторлар тәэмин иткән.
Моннан тыш, 2024 елның декабрендә Татарстанда медиана хезмәт хакы үсеше темпы илдә иң югарыларның берсе булды – еллык күрсәткечтә 28 процентка артты.
Инфографика: «Саклык банкы» гаммәви акционерлык җәмгыятенең Финанс аналитикасы үзәге җитәкчесе Михаил Матовников презентациясе.
Свежие комментарии