На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Миңнеханов: Ислам оешмасында күзәтүче статусы Россиянең ислам дөньясында абруен күтәрде

Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлек оешмасына күзәтүче сыйфатында кушылуына 20 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм мөселман илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә бу адымның әһәмиятен искәртте. Республика җитәкчесе биргән интервьюның тулы тексты ТР Рәисенең рәсми порталында урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2005 елда күзәтүче статусын алганнан бирле Россия ислам дөньясы белән диалогның актив катнашучысына әверелде. Бу адым эчке һәм тышкы факторларга бәйле: илдә 20 миллионнан артык мөселман кешесе яши, ислам Россия күпконфессияле мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора.

«Шушы вакыттан башлап Россия һәм оешмада әгъза булып торучы илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең конструктивлыгы артты. Илебез мөселман дөньясына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашу мөмкинлегенә ия булды, бу диалогны һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итте», - дип искәртте Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, күзәтүче статусы Россиягә икътисад, иминлек, мәдәният, мәгариф һәм дин арасындагы хезмәттәшлекне активрак үстерергә мөмкинлек бирде. Сәүдә һәм туризм өлкәләрендә үсеш аеруча сизелерлек: соңгы дүрт елда Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре белән товар әйләнеше 44 процентка, ә бу илләрдән килүче туристлар саны 2,5 тапкыр арткан.

Миңнеханов искәрткәнчә, 2009 елда Россия Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) Ислам хезмәттәшлек оешмасы каршында даими вәкиллек ачты, Татарстан вәкиле аның беренче җитәкчесе булды.

«Ислам хезмәттәшлек оешмасы кысаларында илебез күп кенә уртак чараларда, форум һәм конференцияләрдә катнаша, бу исә дәүләтара элемтәләрне үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итә, ә ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләр Россия алып барган тышкы сәясәтнең өстенлекле юнәлешләре рәтендә тора», - дип искәртте республика лидеры.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх