8 августта Уфада патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова белән очрашу узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
Очрашуда истәлекләр барланачак, җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак.
Очрашу 8 августта, 10:00 сәгатьтә, Уфаның Карл Маркс урамы 3б йортында, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге бинасында була.
Свежие комментарии