На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Зәйнәп Фәрхетдинова: Илһам абый Шакиров безне үзенең балалары кебек кабул итте

Россиянең, Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, татар җыр сәнгате мэтры Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган концерт алдыннан ТР халык артисткасы Зәйнәп Фәрхетдинова үзенең истәлекләрен сөйләде.

«Илһам абый Шакиров бөеклеге, моңнары, әлбәттә, татар халкына калдырган җәүһәрләреннән, фидакарь хезмәтеннән гыйбарәт.

Ул халкыбызның олуг шәхесе, моңлы баласы. Мин бәхетле, филармониягә эшкә кергәндө мине нәкъ ул тыңлап карап кабул иткәне истә. Илһам абый Шакиров безне үзенең балалары кебек кабул итте», — диде ул.

Популяр җырчы әйтүенчә, Илһам Шакиров өйрәтү сүзләрен дә киңәш буларак кына әйтә торган булган.

«Хәтта кайбер моментларда өйрәтеп җибәргәндә дә, ул өйрәтү сүзләрен киңәш буларак кына әйтә торган иде. Исәнләшкән вакытта да, мин тыйнак кына куллар биреп исәнлек-саулык сорашсам да, ул мине тартып ала иде дә «син минем белән кул биреп кенә түгел, кочаклап исәнләш, яме, Зәйнәп» дип әйтте. Мәңгегә хәтердә калды, дус булып яшәдек. Илһам абыйны киләчәк буыннар да искә алырга, аның җырлары мәңге яңгырап торырга тиеш. Илһам Шакиров исемендәге премия булдыру да бик хуп, ул татар җыры сәнгатен, мәдәниятен тагын да үстерүгә бер этәргеч», — дип ассызыклады ул.

Концерт барышында Зәйнәп Фәрхетдинова да «Халыкчан башкару» номинациясендә Илһам Шакиров исемендәге премия лауреаты булып танылды.

Концерт тамашачылары арасында ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан мэры Илсур Метшин кебек билгеле шәхесләр бар иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх