На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...
  • Наталья Котельникова
    Это что за фигня?Алабуганың үзәк ч...

Мәскәү татар мәдәният үзәгендә «Хәзинә» ансамбле биш еллыгын билгеләп үтте

Мәскәү татар мәдәният үзәгендә «Хәзинә» ансамбленең 5 еллыгына багышланган концерт булды. Бу хакта Мәскәү татарлары милли-мәдәни мохтарияте сайтында хәбәр ителә.

Һәрвакыттагыча танылган музыкаль әсәрләр һәм әле хит булырга өлгермәгән җырлар яңгырады.

Барысын да Мәскәү татарлары мохтарияте җитәкчесе Фәрит Фарисов һәм Татар мәдәният үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов сәламләде.

Коллективның җитәкчесе Илмира Галимова хореограф та, үзенең кайбер музыкаль номерларында балет элементларын да куллана.

Тамашачылар ул җитәкли торган «Балачак» балалар ансамбле чыгышларына битараф калмады.

Концертта халыкара конкурслары лауреатлары «Болгар кызлары» вокаль триосы (Казан), «Якташлар» татар-башкорт мәдәнияте үзәге вәкиле, «Звездный путь» студиясе җитәкчесе Роза Низамова, «Нәүрүз» фольклор ансамбле җитәкчесе Лилия Мөхәммәдиева, «Бәхет» вокаль студиясе солисты Ясминә Мөхәммәдиева катнашты.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх