На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    свердловск, мачете.. дашь сала, турында... какие грозные речи... только кутак их разберёшьСвердловск мөфтие...
  • Михаил Фадеев
    Так, у нас что - власть поменялась, ценная спесьялиста Кремль и телеграф захватила?Әлмәттә хәрбиләрн...
  • valeri bolgov
    Это что за хрень. Россиянам навязывают учить татарский? ИМиңнеханов Казанн...

Татарстанда төп бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде

Татарстан районнарында төп бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде. Барлыгы 3,6 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 27,9 центнер тәшкил итте. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә әйтелә.

«Бөртекле культуралар 1 миллион 325 мең гектар мәйданда җыеп алынды.

Тагын 43,6 мең гектарга якын мәйданда бөртеккә кукуруз суктырасы калды», - диелә хәбәрдә.

Иң күп ашлык Буа һәм Тәтеш районнарында (һәркайсында 170 мең тоннадан артык), шулай ук Арча районында (160 мең тоннадан артык) җыелды.

Тәтеш (гектарыннан – 38,9 центнер), Кукмара (37,8 центнер), Әтнә (34,4 центнер) һәм Кайбыч (32,9 центнер) районнары бөртеклеләрдән иң югары уңыш алуга иреште.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх