Татарстан Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллыгы белән тәбрик итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы коллективын, ветераннарын һәм җитәкчеләрен ихлас күңелдән юбилейлары белән котлыйм. Шәхсән минем стационар һәм күчмә мониторларда республика гаммәви мәгълүмат чараларының дүрт сайты һәрвакыт ачык тора, алар арасында «Татар-информ» да бар.
Вакыйгалардан хәбәрдар булырга кирәк», - диде Геллер.Ул «Татар-информ»ны күптән укуын билгеләп үтте.
«Миңа бу басма башка мәгълүмат чыганакларының капма-каршысы булуы белән кызык. «Татар-информ»да чыккан материалларда рус теле кагыйдәләрен бозып язучы «аналитиклар», «экспертлар», ялган эрудитларның аңлатмалары булмавы да яхшы», – дип саный Яков Геллер.
Ул мәгълүмат агентлыгына бу катлаулы чорда тотрыклылык һәм уңышлар теләде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии