Спорт арбитраж судында (CAS) Камилә Вәлиеваның допинг-эштән соң дисквалификациясе буенча Швейцариянең Югары судына яңа апелляция бирүе турындагы мәгълүматны расладылар.
Шул ук вакытта CAS бу хәлгә аңлатма бирүдән баш тарта.
«CAS Камилә Вәлиеваның Швейцариянең Федераль судына эшне яңадан карау турында гариза бирүен раслый.
Спорт арбитраж суды бу эшне шәрехләмәячәк һәм Швейцария федераль судының ахыргы карарын көтәчәк», – дип яза ТАСС CAS матбугат хезмәте хәбәрен.Искәртеп үтик, узган елның 29 гыйнварында спорт Арбитраж суды (CAS) Камилә Вәлиеваны тыелган триметазидин препаратын кулланган өчен дисквалификацияләде һәм Бөтендөнья допингка каршы Агентлыкның (WADA) дүрт елга читләштерү турындагы таләбен канәгатьләндерде. Ул 2021 елның 25 декабреннән санала.
Шулай ук Камилә Тимераякта шуучыларның халыкара союзы кагыйдәләрендәге чикләүләр аркасында 2026 елгы Олимпия уеннарында да катнаша алмаячак.
Свежие комментарии