Бөгелмә Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яшь музыкантларга ярдәм итү буенча «Киләчәктәге йолдызлар» Республика иҗади программасының финалистлары булды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.
Виолетта Кузнецова һәм Ания Исмәгыйлева С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында финал Гала-концертында Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры белән чыгыш ясадылар.
Концертта катнашучыларны лауреат дипломнары һәм истәлекле медальләр белән бүләкләделәр.
Яшь музыкантларны балалар мәктәбе укытучылары Галина Бузик һәм Алла Самусенко әзерләде.
Свежие комментарии