28 гыйнварда «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтәчәк. Быел премия көрәш буенча Татарстан чемпионаты белән берләштергән форматта уза. Үткәрү урыны булып беренче тапкыр «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексы сайланган.
«Без тамашачаны тәрбияләргә телибез. Әгәр дә бүгенге көндә көрәшне республикабызның бренды дип атыйбыз икән, ул иң яхшы урыннарда, Рәисебез, министрларыбыз катнашында узарга тиеш дип уйлыбыз.
Бу – елга бер тапкыр була торган чараларыбызның берсе. Бәлки әзрәк мөгез чыгару да булыр, тамашачы да башкача кабул итәр», – диде «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең продюсеры Айдар Шәймәрданов.Аның фикеренчә премияне уздыру урынын дөрес сайлау әһәмияткә ия.
«Бүгенге көндә саткан билетлар буенча фикер йөртсәк, тамашачы барыбер урынына карап килә. «Пирамида»га яхшы килделәр. Комфорт дигән әйбер барыбер дә сизелә. Ә ярышларның ничек узасын бездә келәм күрсәтер дип әйтәләр», – диде ул.
Быел көрәш буенча Татарстан чемпионатында 65 килограммнан алып 100+ килограммга кадәр авырлыкларда 10 пар көрәшче бил алышачак. «Манзара»да шулай ук 10 пар. Анда төрле катергоряләрдә: яшьләр һәм титуллы, төрле нәтиҗәләргә ирешкән көрәшчеләр катнашачак.
Быел титуллы көрәшләр Татарстанның Әгерҗе районы спортчылары арасында узачак, шулай ук Татарстан Республикасының Кайбыч, Мамадыш, Саба районнары, Казан шәһәре, Самара өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы — Югра спортчылары чакырылган.
«Манзара» премиясендә катнашучы Әгерҗе районының иң көчле көрәшчеләре:
Титуллы көрәшчеләр:
Матч-реванш:
Кәрим Рузметов (Самара өлкәсе) – Игорь Волобуев (ХМАО)
Бәйрәмне бизәргә популяр эстрада артистлары чакырылган. Алар – Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ, «Бәхетдин» ансамбле, шоумен һәм җырчы Мөнир Рахмаев, Ленур Биктимеров, Татарстан Республикасының халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбле, «Манзара» премиясе иясе Вадим Зудин, Әгерҗе районыннан «Көмеш телле гармун» халык гармунчылар ансамбле, «Хыял» бию коллективы һәм башка артистлар.
Свежие комментарии