На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Омск өлкәсенең Әбәркүл авылында яңа мәдәният йорты ачылды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең Усть-Ишем муниципаль районы Әбәркүл авылында яңа мәдәният йорты ачылу тантанасында катнашты. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Егор Горбатенко, Васил Шәйхразыев һәм Рәисә Ниязова символик тасманы кистеләр һәм яңа мәдәният йортының ишекләрен ачтылар.

Рәисә Ниязова кунаклар өчен яңа мәдәният йорты бинасы буйлап экскурсия үткәрде. Экскурсия азагында мәртәбәле кунакларга уй-фикерләрен авыл клубының «Бәяләмәләр китабына» язарга тәкъдим иттеләр.

Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләде һәм яңа мәдәният йортының эшчәнлегендә уңышлар теләде. Шулай ук Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх