На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Фәйзелхак һәм Сания Ислаевлар Каенсар авылы тарихы турында китап чыгарган

5 июньдә Арчада «Казан арты» музеенда Каенсар авылы тарихын яктырткан китапның презентациясе булды. Китап авторлары: тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республасының атказанган фән эшлеклесе Фәйзелхак Ислаев һәм аның тормыш иптәше Сания Ислаева.

Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Очрашуда төбәк тарихын өйрәнүчеләр, китапханәчеләр, авыл тарихы белән кызыксынучылар катнашты. Кунаклар арасында Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылы имамы, 3 томлык саллы «Пенәгәрдә мең дә бер кичә» китабы авторы, Каенсар авылы метрика кенәгәләрен кириллица графикасына күчерүче Зыятдин Нәҗметдинов, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент, Кәче авылы тарихын язучы Фоат Закиров һәм башкалар бар иде.

Очрашуны Каенсар имамы Надир хәзрәт Гатауллин Корән Кәрим аятьләрын укып башлап җибәрде. Авыл тарихы өйрәнү тәҗрибесе һәм аның проблемалары турында фикер алышу җыр бәлән уралып барды. Каенсар авылында туып үскән, Сөмбелә Абдуллина сүзләренә Каенсар авылы җырының көен иҗат иткән үзешчән композитор Нәзир Фәхретдинов башкаруында җыр ямь өстенә ямь өстәде. Очрашуны музей хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин алып барды, дип яза Альберт Борһанов.

Ссылка на первоисточник
наверх