Казан аэропортында бүген иртән шәһәрне каплап алган көчле томан аркасында берничә рейс тоткарлануы күзәтелә.
Казан аэропортының онлайн-таблосы мәгълүматларына караганда, Истанбулга кадәр 7:30дагы рейс 11:00 гә кадәр кичектерелгән. Шулай ук Шарм Эль Шейхка булган тиешле рейс тоткарлана — хәзер ул 6:15 урынына 9:35 тән дә иртәрәк көтелми.
«Аэрофлот» авиакомпаниясенең Мәскәүнең Шереметьево аэропортына 8:55кә планлаштырылган рейсы 12:30га күчерелгән. Шул ук компаниянең соңрак җибәрелә торган тагын бер рейсы да күчерелгән: 10:40 урынына очыш 12:40 та гына булачак.
Моннан тыш, Екатеринбургка рейс пассажирлары 9:10 дан 11:45 кә кадәр очыш көтә. «Победа» авиакомпаниясенең Шереметьевога 9:40ка билгеләнгән рейсын 10:45кә кадәр күчерделәр.
Свежие комментарии