БРИКС кышкы уеннары программасы әле формалашмаган, әмма Татарстанның инфраструктурасы ярышларны агымдагы елның кышында ук уздырырга әзер. Бу хакта ТР спорт министры Владимир Леонов белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Профильле министр сүзләренчә, «Татарстан бүген җәй турында гына түгел, кыш турында да», чөнки республикада кышкы спорт төрләре өчен инфраструктура белән бәйле вазгыять бик нык яхшырды.
«Боз ареналарыннан тыш, безнең илдә халыкара ярышлар уздырып була торган иң яхшы чаңгы-биатлон комплексларының берсе урнашкан. Шуңа күрә мондый идея барлыкка килде», - дип аңлатты ул.
«Әлегә ул формалаштырылмаган, идея буларак кына туган. Без [БРИКС кышкы уеннарын] агымдагы ел азагына, яки киләсе елга үткәрергә уйлыйбыз», - дип ачыклык кертте Леонов.
Татарстан Республикасы спорт министры шулай ук БРИКС кышкы уеннарын оештыру идеясе узган елда Җәйге уеннарны уздыру вакытында ук барлыкка килде, дип билгеләп үтте.
БРИКС илләре спорт уеннары Казанда 2024 елның 12-24 июнендә узды. Ярышларга 80нән артык илдән 5 меңгә якын катнашучы җыелды, 387 комплект медаль уйнатылды. БРИКС уеннарын социаль челтәрләрдә караучыларның гомуми күләме 1 миллиардтан артык кеше тәшкил итте.
Свежие комментарии