Быел Федераль Сабантуй 13-14 июньдә Хангаласс районы Орто-Дойду мәйданчыгында узачак. Беренче көнне – Якутск шәһәрендә төрле чаралар планлаштырылган, шулай ук «Ус Хатын» җирлегендә ат чабышлары оештырылачак.

Сабантуй узачак Орто-Дойду мәйданчыгы
Фото: © Зөлфия Шәвәлиева
Рәсми ачылу тантанасы 14 июньгә каралган.
Сабантуйда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Республикадан меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә, алар арасында Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән татар җәмәгатьчеләре, мәдәни һәм спорт вәкилләре.Сабантуйда Түбән Кама районы тарафыннан аерым күргәзмә – татар утары мәйданчыгы оештырылачак, монда Татарстан районыннан җирле осталар, һөнәрчеләр килүе көтелә. Шулай ук кунаклар өчен «Татпотребсоюз» тарафыннан 3 меңнән артык милли ашлар порциясе әзерләнәчәк. Оештыручылар, иҗат коллективлары өчен махсус чартерлы рейслар каралган.
«Сабантуйның йөзек кашы ул – татар көрәше. Татар көрәше дә аерым оештырыла, баш батырга Татарстан Рәисеннән машина бүләк ителәчәк. Без монда махсус бер көрәшчене дә алып килмибез, мәйдан һәркем өчен ачык», – дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров көрәшчеләрне Якутиягә чакырып.
Свежие комментарии