Алабуганың Спас урамында инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү вакытында эшчеләр көтелмәгән ачыш ясаган. Җирдә агач суүткәргеч фрагменты табылган, әлеге суүткәргечне узган гасыр башында шәһәр халкы файдаланган. Бу табылдык шәһәрне су белән тәэмин итүнең бай тарихына тагын бер дәлил булып тора. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Трактор белән казу эшләре алып барган эшчеләр суүткәргечнең сакланган участогына тап була. Бу шәһәрдә мондый беренче генә табыш түгел. Бер ел элек, апрель аенда, Гассар урамында суүткәргеч челтәрләрен алыштыру вакытында, шулай ук борынгы системаның фрагменты табылган иде. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәрләре, әлеге артефактны өйрәнгәннән соң, торбадагы тишекнең диаметры 130 мм булуын ачыклаган, бу 1920 елларда салынган агач торбаларның параметрларына туры килә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алабугада шәһәрне су белән тәэмин итү тарихы 1833 елга барып тоташа, ул вакытта шәһәр башлыгы Иван Шишкин, атаклы рәссам Шишкинның әтисе, агачтан суүткәргеч төзергә тәкъдим итә. Шишкин проектны үз акчасына гамәлгә ашыра. Беренче суүткәргечнең озынлыгы 5200 метр тәшкил итә, һәм шуның нәтиҗәсендә Алабуга Россиядә мондый система барлыкка килгән дүртенче шәһәр була, хәтта губерна үзәкләре — Нократ (хәзерге Киров) һәм Казанны да узып китә.
Агач торбалар чуен торбаларга караганда күп өстенлекләргә ия: алар сыгылмалырак һәм туфрак тигез утырмаганда азрак җимерелә. Нәкъ менә шуның аркасында кайбер фрагментлар безнең көннәргә кадәр сакланган да инде.
Свежие комментарии