Баулы районында мөселман командалары арасында төбәкара волейбол турниры оештырылды. Әлеге ярышлар унынчы тапкыр үткәрелә. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Индира Сәйфуллина хәбәр итә.
Волейбол турнирының ачылышында төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Бөгелмә, Азнакай районнарының имам-мөхтәсибләре катнашты.
Алар спортчыларга уңышлы уеннар теләде.Баулы районы мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, ярышларда 9 команда җиңү өчен көч сынаша. Төбәк казыяттән Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Урыссу, Лениногорск, шулай ук Чаллы шәһәреннән ике команда, Уфадан һәм Түбән Камадан берәр команда катнашырга теләк белдергән.
Свежие комментарии