
Россия һәм Америка ике илнең президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трампның очрашуы турында килешүне раслады. Ул шушы көннәрдә булачак, дип хәбәр итә РИА Новости Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаковка сылтама белән.
«Америка ягы тәкъдиме буенча якындагы көннәрдә югары дәрәҗәдә ике яклы очрашу, ягъни президентлар Владимир Путин һәм Дональд Трамп очрашуларын уздыру турында килешенгән иде», – дип сөйләде дипломат.
Шулай ук хәзерге вакытта «Америкагы коллегалар белән бергә очрашуга әзерлек башлана», – диде ул.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии