На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 20 декабрьдә Мәскәүдә «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге акция Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә РФ Дәүләт Советы утырышы башланганчы узган. Катнашучылар Россиядә гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре, илдә Гаилә елы нәтиҗәләре турында фикер алышты.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Акциядә Миңнеханов Яңа ел чыршысыннан балаларның теләкләре язылган берничә шарны алды. Актаныштан 7 яшьлек Әмир конструктор алырга хыяллана, Казаннан 6 яшьлек Пелагея интерактив уенчык алырга тели. ТР Рәисе Луганскидан 12 яшьлек Артемның теләген чынга ашырачак, ул Яңа елга Эрмитажга һәм Санкт-Петербургка барырга тели икән.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе 2018 елдан бирле Россия буйлап уза һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер меңләгән кешене берләштерә. Ел саен акциядә катнашучыларның теләкләрен меңләгән битараф булмаган гражданнар гамәлгә ашыра: дәүләт учреждениеләре, коммерцияле оешмалар вәкилләре, шәхси затлар. Ел саен Яңа ел акциясенә Путин да кушыла.

Быел «Теләкләр чыршысы» 2024 елның 15 ноябреннән 2025 елның 28 февраленә кадәр уза. Акциядә 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар катнаша.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх