На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Рөстәм Миңнеханов Казанның Тынычлык бистәсендә Сабан туен ачты

Казанның Тынычлык бистәсендә Сабан туе башланды. Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен Татарстанның 11 районы муниципалитетларның традицияләре һәм символлары турында сөйли торган тематик утарлар әзерләгән. Аларны бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары (РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясе рәисе Сергей Миронов, Казан мэры Илсур Метшин һ.

б.) да карады.

Аннары мәйданда масштаблы тамаша башланды, анда җыр-биюләр аша Сабантуй бәйрәме һәм традицион уеннарның тарихы турында сөйләделәр.

«Бүген бик матур бәйрәм уза. Без авыл хезмәтчәннәрен, җитештерү алдынгыларын, 50 ел бергә яшәүче гаиләләрне, аксакалларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын чакырдык. Әйдәгез, аларны аерым алкышлыйк. Теләк бер генә – җиңү», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов трибунадан тамашачыларга.

Бу көнне авыл халкына рәхмәт әйтергә кирәк, аларның тырышлыгы белән табыннардан ипи өзелми, дип өстәде Казан мэры Илсур Метшин.

«Сабан туе – һәркемнең яраткан һәм көтеп алган бәйрәме. Авыл халкына табыннарыбызда һәрвакыт ипи булганы өчен рәхмәт әйтәсе килә. Бүген алар бирегә килеп, Казанда Сабан туе уза торган өч мәйданчыкны да бизәде», - дип белдерде шәһәр башлыгы.

Зур тамашадан соң көрәш ярышлары башланды, анда Сабан туеның баш батыры ачыкланачак, ә күмәк күңел ачу һәм халык уеннары кичкә кадәр дәвам итәчәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх