На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...

Фәрит Мөхәммәтшин: 35 ел эшләгән башка район башлыгы юк, Габделәхәт Хәкимов – номер бер

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район советы утырышында вәкаләтләре алдан туктатылган Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовның республикада 35 ел эшләгән бердәнбер район башлыгы булуын әйтте.

«35 ел район башлыгы булып эшләде. Номер бер. Аксакал. Республикада бүтән андый кеше юк.

Россиядә дә юктыр әле, анысын белмим, Россия өчен җавап бирмим. Татарстанда татарча матур сөйләшә белгән, эшен дә алып бара алган, җаваплы булып, халкың белән уртак фикердә булып, югары нәтиҗәләргә ирешкән җитәкчеләрнең берсе», - диде ул Әтнә район советы утырышында.

Фәрит Мөхәммәтшин таләпчәнлек, җаваплылыкның зур булуын билгеләп үтте. «Ә иң мөһиме - район халкы эш сөючән, уңган. Сезгә дә бик зур рәхмәт. Шушылай нәтиҗәле эшләгән кешене кул чабып озатыйк», - диде ул чыгышында.

«Дөнья булгач, хезмәт һәм эш булгач, төрлечә караучылар булгандыр... Ләкин Сезнең вазифа - шул, син үзеңә дип сорамыйсың, син булсын дип, район күтәрелсен, беренче урында күп мәсьәләләр буенча эшләргә, хезмәт итәргә, абруйлы булып яшәргә кирәк дигән максат куйгансың. Һәм максатыңа ирештең дә - халык белән бик матур итеп эшләдең», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

  • Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов (1950 елның 27 сентябре, Комыргуҗа авылы, Арча районы) — Россия муниципаль эшлеклесе. Әтнә муниципаль районы башлыгы (2005 елдан)

    Габделәхәт Хәкимов 1950 елның 27 сентябрендә Арча районы (1990 елдан Әтнә районы) Комыргуҗа авылында туа. 1970 елда хезмәт эшчәнлеген Арча районының Тукай исемендәге колхозында баш зоотехник булып башлый. 1972-1980 елларда — «Шахтер» колхозының баш зоотехнигы, рәис урынбасары, партком секретаре.

    1979 елда «зоотехния» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый. 1985 елдан 1990 елга кадәр «Тукай» совхоз-техникумы директоры була.

    1990—1991 елларда — Әтнә район советы рәисе. 1991 елда Әтнә районы администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. 2005 елның октябреннән Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгы — Әтнә район советы рәисе. II чакырылыш (2000―2004) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

 

Ссылка на первоисточник
наверх