Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов белән мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга биргән укучылар Азалия Сираҗиева һәм Алсу Әхмәтҗанова белән очрашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Җылы да, тантаналы да мизгелләр чәй өстәле артында дустанә сөйләшү, яшьләргә олы тормыш юлына хәер-фатиха бирү белән барды.
- Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә имтиханнарны иң югары балларга бирүче укучылар булу белән без чын күңелдән горурланабыз. Мәгариф идарәсе алдына уку елын күркәм төстә тәмамлау өчен йөз балл алучыларга ирешү кирәк дигән бурыч куелган иде. Менә бу сөенечне дә тоярга мөмкинлек булды. Кызларга, укытучыларга, мәктәп коллективына, әти-әниләргә рәхмәттән башка сүз юк. Татар гимназиясендә заманча, яхшы шартлар тудырылу үз җимешләрен бирүе дә бик куанычлы, - диде Разиф Кәримов тәбрикләү сүзләрен җиткереп.
Тантанага имтиханнарны 100 баллга тапшырган Азалия Сираҗиева һәм Алсу Әхмәтҗанова әти-әниләре, педагоглары белән килгән иде.
Азалия химиядән 100 балл, рус теленнән 98 балл, биологиядән 96 балл җыеп искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. Аңа кадәр дә ул Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк турларында күп тапкырлар призер, ә быел биологиядән җиңүче булган кыз.
«Мин химия дәресләре керә башлаганнан ук бу фәнне аеруча яраттым. Кызыксынуым көчле иде, даими төстә өстәмә шөгыльләндем. Иң башта шәһәрнең 5нче мәктәбендә педагог Дилором Сәфәрова, аннан соң югары сыйныфларда татар гимназиясендә яшь укытучы Динара Шәйдуллина кул астында максатчан фәнне өйрәндем. Укытучыларыма, әти-әниемә рәхмәт», - ди кыз.
Азалия киләчәктә табиб булырга хыяллана. Разиф Кәримов аның бу фикерен чын күңелдән хуплады. Безгә бу һөнәр ияләре бик кирәк, сәламәтлек сагы ул һәрчак беренче урында, дип хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә алып барылучы төзекләндерү, заманчалаштыру эшләренә тукталды. Район җирендә медицина хезмәткәрләренең яхшы хезмәт хакы алуын билгеләп үтте. Азалиянең әнисе Гөлнара ханым шәһәрнең 5нче мәктәбендә эшли. Ул кызының уңышка ирешүендә үҗәтлек, нык тырышлык ятуын ассызыклады.
Алсу Әхмәтҗанова исә, рус әдәбиятыннан имтиханны 100 баллга тапшырды. Ул районның Югары Шепкә авылы мәктәбендә 9нчы сыйныфка кадәр укыган, ә 10-11 сыйныфларга татар гимназиясенә килгән.
«Рус әдәбиятын башлангыч сыйныфлардан ук ярата идем, күп әдәби китаплар укыдым, шуңа да имтиханны тапшыру авыр булмады. Гимназиядә без укытучым Наталия Ильина белән имтиханнарга дәресләрдән соң калып та әзерләндек. Бу уңышка ирешүгә булышкан һәр педагогка рәхмәт. Әти-әниләрем дә миңа бөтен мөмкинлекне тудырдылар, - ди Алсу.
Ул киләчәктә дизайн өлкәсендә белгеч булырга хыяллана, Казан федераль университетына керергә җыена. Очрашуга килгән әти-әнисе Диләрә һәм Рәйхан Әхмәтҗановлар шулай ук кызларының тормышта үз юлын табып, уңышларга ирешүен теләүләре белән уртаклаштылар.
Җылы аралашудан соң Разиф Кәримов укучы кызларны, аларның әти-әниләрен, педагогларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Марат Мөхәммәтханов җитәкчелегендәге татар гимназиясе коллективына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии