На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Песошин Яшел Үзәндә ветераннарга медальләр тапшырды

Яшел Үзәндә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшыру тантанасы булды. Ветераннарга бүләкне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды.

Юбилей медален Әхәт Латыйпов һәм Николай Левагин, тыл хезмәтчәне Анна Назарова, шулай ук блокадалы Ленинградта яшәгән Лиана Лукоянова алды.

«Ветераннар турында кайгырту һәрвакыт өстенлекле бурычларның берсе булды.

Кадерле ветераннар, бүген сезгә батырлыгыгыз белән безнең бүгенгебезне тәэмин итүегезне тану һәм рәхмәт белдерү символы буларак Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медальләрен тапшырабыз. Киләчәкне корырга ярдәм итүче белемнәрегез һәм тәҗрибәгез өчен рәхмәт!», – дип ассызыклады Алексей Песошин.

Бу бүләк – җиңүчеләр буынының илебез ирегенә ирешергә ярдәм иткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге турында тагын бер кат искәртү чарасы.

2025 ел Россия һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Быел бөтен ил буйлап патриотик рухны ныгытуга һәм Туган илнең тынычлыгы һәм иминлеге сагында торучыларга хөрмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән акцияләр уза. Быел шулай ук Яшел Үзән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Иреклелек һәм бәйсезлек өчен көрәшү эшенә кечесеннән алып олысына кадәр һәр гражданин үз өлешен кертте. 2025 ел тарихка беренче чиратта Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елы буларак кереп калачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Ватанны саклаучылар елын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетлары утырышында.

 

Ссылка на первоисточник
наверх