На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Мөхәммәтшин Тукай районының Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәрен бүләкләде

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районы ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды.

Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен Әҗмәкәй авылыннан Мөслимә Ситтыйк кызы Хуҗина һәм Иске Гәрдәле авылыннан Муллаҗан Шәймәрдән улы Шәймәрданов бүләкләнде.

Мактаулы бүләкләрне районның йомгаклау сессиясендә тапшырдылар.

Тантана барышында Мөхәммәтшин ветераннар янына төште, аларга җылы котлауларын җиткерде һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Бу вакытта залда утыручылар, аягүрә басып, сугыш геройларын алкышларга күмде.

Ссылка на первоисточник
наверх