На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә хәрби ветераннар белән очрашу узды

Җиңү көне алдыннан һәр елдагыча Мәскәү Җәмигъ мәчетендә хәрби ветераннар белән очрашу узды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган чарада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хәрби ветераннар, хәрби училище курсантлары, хакимият һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, дин әһелләре катнашты.

Зал түренә 1945 елның маенда Рейхстагка беркетелгән Җиңү Байрагының төгәл күчермәсе куелган иде.

Россия Федерациясе диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин ветераннарны сәламләде.

«Безнең илдә 200дән артык халык һәм милләт вәкилләре яши. Христианнар, мөселманнар, яһүдиләр, буддачылар. Без барыбыз да тынычлыкта яшәргә телибез. Дөньяда балаларыбыз һәм оныкларыбызның яшәвен телибез. Минем дә 6 оныгым бар. Балаларыма һәм оныкларыма теләгән кебек үк, сезгә – офицерларга, курсантларга, сугышчыларга да исән-сау булуыгызны телим!» – диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх