На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Россия Кызыл Хач оешмасы даими донорлык өчен күкрәк билгеләре тапшырачак

Россия Кызыл Хачы 2025 елдан Россия төбәкләрендә билгеле бер тапкыр донор булган өчен күкрәк билгеләре тапшырырга планлаштыра. Бу хакта Россия Кызыл Хачы рәисе Павел Савчук белдерде.

«10, 20 һәм 30 тапкыр донор булган өчен Федераль медицина-биология агентлыгы ярдәме белән күкрәк билгеләре тапшыруны илебезнең барлык төбәкләрендә гамәлгә ашырырга өметләнәбез», – дип цитата китерә РИА Новости.

Моннан тыш, Савчук билгеләп үткәнчә, Россия Кызыл Хачы вәкилләре алга таба да «донорлар бергәлегенең барлык катнашучыларына ярдәм итәчәк, иҗтимагый оешмалар инициатив төркемнәренә, предприятиеләрдәге инициатив төркемнәргә, хезмәт коллективларына ярдәм күрсәтү чаралары комплексын гамәлгә ашырачак».

Ссылка на первоисточник
наверх