На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Татарстан халкы интернет кирәк булган авыллар өчен тавыш бирә ала

Югары тизлекле мобиль интернет кертеләчәк торак пунктлар өчен тавыш бирү башланды. Ул 17 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы.

Әлеге проектта 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән авыллар катнаша. Цифрлы тигезсезлекне бетерү программасын тормышка ашырганда 5 меңгә якын торак пункт, шул исәптән 4 меңе тавыш бирү ярдәмендә югары тизлекле мобиль интернет белән тәэмин ителәчәк.

Дүрт ел эчендә анда 2,5 млн кеше катнашкан.

Ике ысул белән тавыш биреп була. Беренчедән, «Дәүләт хезмәтләре» порталында махсус сервис ачылган. Моннан тыш, Цифрлы үсеш министрлыгына мөрәҗәгать җибәрергә була. Хатны берьюлы берничә кеше имзалый ала – һәр тавыш исәпкә алына. Әлеге программа Мәскәү һәм Санкт-Петербургка кагылмый.

Кәгазь хат юллау өчен адрес: 123112, Мәскәү, Пресненская яр буе., 10 йорт, 2 корылма.

Ссылка на первоисточник
наверх