На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очраштылар

Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу булды. Әлеге чарада милләтенә һәм диненә бәйсез рәвештә 40тан артык кеше – тол хатыннар, солдатларның әти-әниләре һәм балалары катнашты. Очрашуны Татарстан мөфтиятенең Түбән Кама мөхтәсибәте оештырды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашуда Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Кама районы Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Радик Шәйдуллин һәм башка җитәкчеләр бар иде», – диелә хәбәрдә.

Очрашу кысаларында Коръән-хафиз Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов Коръән аятьләре укыды, аннары Түбән Кама мөхтәсибәтендә гуманитар ярдәм җыю өчен җаваплы булган Габделхәким хәзрәт Яруллин дога кылды.

Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов вәгазь сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, нәзарәт һәм район мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча зур игътибар бирә: нәзарәт вәкилләреннән торган делегацияләр даими рәвештә сугыш хәрәкәтләре барган зоналарга сәфәр кыла һәм сугышчыларга гуманитар ярдәмнәр тапшырып кайта.

Аннары имам-мөхтәсиб якыннарын югалтучыларның тәкъдим-теләкләрен тыңлады. Түбән Кама мөхтәсибәте әлеге очрашуларны алга таба да үткәрергә ниятли, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх