«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Башкорт дәүләт курчак театры гастрольләре башланды.
«Зал тутырып килгән тамашачы исеменнән кунакларыбызны – тугандаш башкорт халкының курчак театрын сәламлибез. Безнең мәдәният һәм театр сәнгате өлкәсендә багланышларыбыз нык. Яңа гына Башкорт симфоник оркестры концертлары үтте.
Бүген республиканың энҗе бөртеге кебек гүзәл бинасында башкорт курчак театры гастрольләрен ачабыз», - диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин кунакларны сәламләп.«Башкорт курчак театры илебездәге иң зур тарихлы курчак театрларының берсе. Аларның спектакле балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмас», - дип дәвам итте министр урынбасары һәм мәдәният министры исеменнән «Рәхмәт хаты» тапшырды.
Башкорт дәүләт курчак театрының баш режиссеры Ольга Шәрәфетдинова Уфада «Әкият» курчак театры гастрольләре ачылуын искәртте. «Алар бүген «Әлдермештән Әлмәндәр»не уйныйлар. Алар да дулкынлана. Мондый алмаш гастрольләр безгә бик кирәк – без бер-беребездән өйрәнәбез, тәҗрибә уртаклашабыз, бергәләп үсәбез», – диде ул.
Башкорт дәүләт курчак театры гастрольләрен «Акбүзат» башкорт эпосы мотивлары буенча куелган «Сихерләнгән ат күле» спектакле белән ачты. Спектакль рус телендә барды.
Бүген театр ике мәртәбә «Ятим төлке» әкиятен күрсәтә. Иртәгә 11.00, 13.00, 15.00 сәгатьләрдә «Аленький цветочек» әкиятен тәкъдим итә.
Гастрольләр 13 апрельдә «Доктор Айболит һәм аның дуслары маҗаралары» спектакле белән төгәлләнә.
Свежие комментарии