На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Питрәчтә «Аҗаган» хәрби-патриотик уены җиңүчеләре ачыкланды

Питрәчнең «Мишә» спорт комплексында «Аҗаган» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды Анда 11 команда катнашты, алар хәрби-гамәли спорт төрләрендә ярышты. Бу хакта «Алга» сайттында хәбәр ителә.

«Соңгы елларда патриотизм мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Өстәвенә, Ватанны саклаучылар елында бу эш мәктәпләрдә һәм тормышта бик кирәк, һәм без аны дәвам итәчәкбез.

«Аҗаган»да район мәктәпләреннән командалар катнаша. Нәтиҗәләр буенча без кубок белән бүләкләнәчәк иң яхшы команданы ачыклыйбыз», –Питрәч беренче мәктәбенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Сергей Максимов

Балалар стройга әзерлек, Калашников автоматын сүтеп җыю, автомат магазинын кору, медицина әзерлеге, саклану чаралары – противогаз һәм химик саклану костюмы кию, көч әзерлеге, хәрби-спорт эстафетасы, пневматик винтовкадан ату, граната ыргыту буенча ярышты.

Катнашучылар шулай ук медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы техник сорауларга җавап бирде – умыртка сөяге, оча сөяге сынганда нәрсә эшләргә кирәк. Бу белем сугыш шартларында гына түгел, көнкүрештә, ялда, юлтранспорт һәлакәтләрендә дә кирәк булачак.

Строевой смотрда үз Ватаннары өчен горурлык хисе һәм аны яклау теләге сизелде, анда командалар строевой адымнар белән йөрде, строевой җырлар да башкарды.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Питрәчнең Россия Герое Иван Додосов исемендәге 1нче мәктәп алды, икенче урынны 2нче мәктәп, өченче урынны Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемендәге «Прогресс» күп профильле лицее алды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх