На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Бүген Татарстанда Кама елгасында өч балыкчы батып үлгән

Коткаручылар Минзәләдән 9 чакрым ераклыкта урнашкан Кама елгасыннан ике балыкчының мәетен алып чыккан һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

«Хөрмәтле балыкчылар! Кышкы балык тоту сезонын төгәлләргә вакыт җитте, бу тормыш өчен бик куркыныч. Бернинди балык та сезнең гомерегездән кыйммәтлерәк була алмый.

Үзегезне саклагыз, сак булыгыз!», – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Регина Гаязова.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, һәлак булган балыкчыларның шәхесләре ачыклана.

Шулай ук бүген Менделеевскида Карл Маркс урамында урнашкан бер йорт янында 73 яшьлек балыкчы Кама елгасында боз астына төшеп китеп батып үлгән.

Ссылка на первоисточник
наверх