ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында Таҗикстанның Хуҗанд шәһәрендә скутер руленә утырган Рөстәм Миңнехановның фотосын урнаштырды.
«Ялларга таба җилдерәбез», – дип язган Лилия Галимова фото астына.
Фотоны республика җитәкчесенең матбугат хезмәте тәкъдим итте. Кичә Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанга сәфәре барышында «Арбоб» Мәдәният сарае һәм Хуҗанд крепосте мәдәни-тарихи комплексы белән танышты.
Свежие комментарии