Иминлек федераль хезмәте хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсендә синагогада һәм Мәскәү метросында терактлар әзерләгән террорчыны нейтральләштергәннәр. Бу хакта Россия Иминлек федераль хезмәте Иҗтимагый элемтәләр үзәгендә хәбәр иттеләр.
«Мәскәү төбәгендә Россиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасы катнашучысының террорчылык эшчәнлеге туктатылды, ул – РФ гражданины, Үзәк Азия төбәгенең бер илендә туган», - дип сөйләделәр ведомствода.
Ир-ат Мәскәү өлкәсенең яһүд учреждениесендә һәм башкала метрополитены станцияләренең берсендә кулдан ясалган шартлаткыч җайланмаларны шартлатырга ниятләгән. Аннары террорчы Әфганстанга чыгарга һәм халыкара террорчылык оешмасы сафларына керергә планлаштырган.
Кулга алынганда җинаятьче кораллы каршылык күрсәткән һәм нейтральләштерелгән.
Әлеге факт буенча «Терактны башкаруга әзерлек» һәм «Террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Свежие комментарии