На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстанның 1 меңнән артык мәктәп укучысы җәен Кырымда «Сәләт — Ак Барс»та ял иткән

Татарстанның меңнән артык мәктәп укучысы быел җәен Кырымдагы «Сәләт — Ак Барс» лагерендә ял иткән. Бу елның соңгы җәйге сменасы сентябрь башында тәмамланды.

«Татар-информ»га лагерь директоры Кира Маслова сөйләгәнчә, җәйге кампания вакытында базада барлыгы 2 мең тирәсе кеше ял иткән. Быел яшьләр үзәгенә Татарстанннан, Кырымнан, Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән мәктәп укучылары килгән.

Бу уникаль мәдәниятара аралашу атмосферасын тудыру мөмкинлеге биргән, катнашучылар үз традицияләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша алган.

28 майдан 2 сентябрьгә кадәр чорда үзәк актив ялга һәм үз-үзен камилләштерүгә омтылучы яшьләр өчен очрашу урынына әйләнгән. Җәйге ял программасында төрле мастер-класслар, спорт чаралары, иҗади дәресләр һәм белем бирү семинарлары булган. Болар барысы да балаларга талантларын үстерергә ярдәм иткән.

Шулай ук балалар командада эшләргә өйрәнгән, лидерлык сыйфатларын үстергән һәм физик формасын ныгыткан. Моннан тыш, тел күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән сменалар да үткәрелгән.

Базага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков, Кырым Республикасы курортлар һәм туризм министры Сергей Ганзий килүе исә сменада катнашучылар өчен көтелмәгән бүләк булган.

«Сәләт — Ак Барс»та көзге сезон октябрь азагында һөнәри юнәлешле «Офык.Максат» сменасы белән башланып китәчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх