На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда яңа температура рекорды куелды

Казанда 2025 елның 29 гыйнварында температура +3,6 градуска кадәр күтәрелде. Моңарчы бу көн өчен 2002 елда теркәлгән +1,7 градус күрсәткече рекордлы температура саналган, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

«Казан метеостанциясе мәгълүматларына караганда, максималь һава температурасы +3,6 градус тәшкил иткән.

Казан - Сокол авиация метеостанциясе мәгълүматлары нигезендә, максималь һава температурасы +2,8 градус булган. Казан - Аэропорт авиация метеостанциясе мәгълүматларына караганда, максималь температура +2,2 градус дәрәҗәсендә теркәлгән», - диелә метеорологлар хәбәрендә.

Элегрәк метеоролог Казандагы аномаль җылылыкның сәбәпләрен атады. Шулай ук ТР Гидрометүзәге башлыгы Татарстанда аномаль җылы декада булу турында кисәтте.

Ссылка на первоисточник
наверх