Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Апас районында туган генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллинга Россия Герое исемен бирде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«Без якташларыбыз белән горурланабыз һәм, әлбәттә, хуплыйбыз.
Без аңа телеграмма җибәрәчәкбез. Бу аның туганнары, безнең республика өчен зур мәртәбә», - диде Татарстан лидеры.Указ 21 февральдә имзаланган.
Рамил Ибәтуллин Казан югары хәрби танк команда училищесын, аннары М.В.Фрунзе исемендәге Гомумгаскәри академияне һәм РФ Кораллы көчләре Генераль штабы академиясен тәмамлаган. Батырлык ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале һәм Суворов медале, шулай ук ведомство бүләкләренә лаек булган.
Свежие комментарии