На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кичәсендә «почмак-өчпочмак» татар биюе хәрәкәтен өйрәтәчәкләр

31 июльдә Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы очрашуы була. Катнашучылар белән «почмак-өчпочмак» татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнәчәкләр һәм төркемләп фольклор уеннары үткәрәчәкләр.

Кичәгә чакырылган кунак — җырчы һәм телевидение алып баручысы Айнур Гәрәев, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Чараны артистлар Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Булат Гатауллин, хореографлар Рафаэль Мостяков һәм Алия Төхбәтуллина үткәрәчәк. Музыка өчен Айдар Абдрахимов, Марсель Вахитов һәм Эльмира Шәрипова җаваплы булачак.

Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театры янында көтеп калачаклар.

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» бию проектының юбилее уңаеннан Казанда «Бию көрәше» бию турниры узачак. 29 августта анда профессиональ булмаган татар биючеләре көч сынашачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх