Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре белән килде. Иртән Истанбулда ул берничә сәнәгать предприятиесе җитәкчелеге белән очрашу үткәрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Эшмәкәрләр белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Төркия компанияләренең Татарстанга якынча ике миллиард доллар инвестицияләр кертүен искәртте.
ТР Рәисе шулай ук республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләде. Автомобиль сәнәгате һәм автокомпонентлар, станоклар төзү һәм металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы машиналары җитештерү, югары технологияләр һәм IT кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлек итүнең яхшы перспективалары турында белдерде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии